Results count: 879000 (796381), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Дөрес, гариза язу мәсьәләсенә килгәндә, аны ана телендә язуны берәү дә тыймый, ләкин ил буйлап бөтен төр гаризалар да урыс телендә языла. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  2. Аларны тәмамлаганнан соң, татар баласы һәр тарафта кайнап, яшәп, үсеп, камилләшеп барган урыс телле тормыш чоңгылына чума. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  3. Аллага шөкер, бүгенге көндә татар хәрефенә кытлык юк, ләкин һаман да татарлыкка кытлык бар. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  4. Беришләре җәмәгатьчелек урыннарын, самолетларны, кафеларны, мәктәпләрне шартлатса, башка төрлеләре сарык тиресенә төренеп рухи һөҗүм белән шөгыльләнә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  5. Күптөрле дини конфессияләр үрелеп яшәгән биләмәләрдә уку әсбабының катыргы тышлыгының икенче ягына кайсы да булса бер конфессиянең дини символларын урнаштыру (аерым бер биттә, нинди дә булса вакыйгага бәйләп бирелсә бер хәл, әлбәттә), милләтләрне капма-каршы кую, башкалар алдында үз динеңне, димәк ки, милләтеңне дә өстенрәк итеп күрсәтүгә булган хәйләкәр һәм иллә дә мәкерле омтылыш дип уйларга гына кала. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  6. Ләкин заман, аек акыл барыбер үзенекен итә: хәзер радио кунагына эфирда әфәнде дип эндәшәбез, матбугат битләрендә дә сирәк кенә булса да әфәнде дип язабыз. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  7. «иптәшләнүебез» бөтен вөҗүдебезгә шундый нык сеңгән ки, ирем, хатыным дигән сүзләрне куллану мәсьәләсенә килгәндә дә без хәзер дә аларны — эфирда, матбугатта, матур әдәбиятта булсын — тормыш иптәшем дигән сүз белән алыштырырга тырышабыз. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  8. Инкыйлабка кадәр дәү әни дип әти кешенең беренче хатынына эндәшкәннәр. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  9. ә аның синонимын — «милләтпәрвәрлек» сүзен куллансаң, Алла сакласын, милләтчелектә гаепләп кгб подвалына ябып куюлары да бар иде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  10. Дөрес дисәм, сиксәненче еллар ахырында хәтта сугыш һәм хезмәт ветераннарының үлемтеккә җыйган акчаларын тартып алган, ата-аналарга хәерче балалар пособиеләре бирү көненә калган, меңнәрчә балаларны сукбайга әверелдергән дәүләт каршында нинди изге бурыч булырга мөмкин, дип әйтүчеләр дә табылыр. Заһид Мәхмүди . Серле кунак